Понедельник, 29.04.2024, 08:50
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2023 » Сентябрь » 25 » Туган телем, туган илем
17:16
Туган телем, туган илем
Рамиль Мутагарович! Сезгә барысы өчен дә бик ЗУР РӘХМӘТ!!! Сез туган телем, туган илем дип , һәрвакыт игътибарлы булып рухи байлыкларыбыз, тарихыбыз, һәм халкыбыз дип, үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз,мәдәниятебез, милләтебез, халкыбыз, дип янып – көеп яшисез. Хәтта кечкенә авылларыбызда мәдәниятебез учагын сүндерми , саклап калу өчен зур шәхси өлеш кертеп, безнең регионнар арасында үткән әһәмиятле проектларны тормышка ашырырга мөмкинлекчелек бирдегез. Шуларның берсе: 2023 елның 1 маеннан Мари Эл республикасының Йошкар ола шәһәрендә "Телгә җырлар аша" татар җыры фестивале узды, анда безнең “ Ихлас “ фольклор төркеме татар халкыбызның “ Сагыну”, “Шәл бәйләдем”, “ Зәңгәр чиләк” җырлары белән катнашты. Фестиваль нәтиҗәләре буенча сез Рамиль Мутагарович һәм башка җюри әгъзаләре безнең кечкенә иҗат җимешебезне югары бәйләп, СЕЗ шундый танылган, күренекле язучы, җырчы безгә гади генә, бер кечкенә авылның мәдәният йорты хәвәскар артистларына 15 сентябрь Бүздяк районы мәдәният йортына килеп 2 дәрәҗә лауреат Дипломы һәм "Телгә җырлар аша" фестивале ачык республика фестиваль-конкурсы җиңүчесен әзерләгәне һәм проект үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты тапшырдыгыз!Безнең өчен бу бүләкләр алдагы мәдәни тормышыбызга тагында ильхам нуры, дәрт өстәде! Хөрмәтле Рамиль Мутагарович!Без, һәрвакыт Сезнең ярдәм кулыгызны сизеп эшлибез һәм яшибез. Сез hәрвакыт көчле, татар рухлы , ярдәмчел, татар кешесе өчен җан атып торасыз. Сезнең ярдәм белән безнең “ Ихлас “ фольклор төркемебез чәчәк ата башлады һәм шундый уңышларга иреште!Безнең бергә эшләү дәверендә биргән акыллы киңәшләрегез һәм куелган мәсьәләләрне чишу тәҗрибәсе белән уртаклашуыгыз өчен Буздяк районы Арслан мәдәният йорты хәвәскәр артистлары һәм үземнең исемнән ЗУУУР РӘХМӘТләребезне җиткерәбез! Сез БЕЗГӘ үрнәк! Оештыру таланты, энергия, һәрвакыт алга үсеш, яңача эш алымнары эзләү – бу Сезгә генә хас сыйфатлар. Сез һәрвакыт заман белән бергә атлыйсыз!Сезнең белән аралашу безгә рухи ныклык һәм таяныч бирә. Сез көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел.Сезнең зирәк акылыгыз, файдалы, урынлы киңәшләрегез, дәртләндерүче, илһам бирүче сүзләрегез безнең өчен маяк булып, барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, туры алга атларга ярдәм итә. Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез!Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Просмотров: 59 | Добавил: КутуеваДЗ | Рейтинг: 0.0/0
Федеральный портал "Российское образование" Единое окно доступа к образовательным ресурсам Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов Федеральный центр информационно-образовательных ресурсов
Система Orphus

Яндекс.Метрика