Вторник, 30.04.2024, 21:41
Приветствую Вас, Гость
Главная » Статьи » Учителям » 2014 год-год культуры

Стихи моей мамы Исхаковой Миннигашии Муллахметовны
БУЛСЫН ИЗГЕЛЕК.
Хәерле сәгатькә эшең,
Башлап җибәрдең.
Тагын халкың күңеленә,
Нурлар сибәрсең.
Нурларыңның һәр шәлкеме,
Булсын изгелек.
Сине күрергә чиратлар,
Торсын тезелеп.
"Телең матур. Тукай теле.
Җәлилләр теле
Башны чабып өзгәндә дә
Калганнар тере."


АЛТЫННАР ЯТМЫЙЛАР ҖИРДӘ.
Алтынннар ятмыйлар җирдә,
Көмеш тутыкмый бер дә.
Алтын -көмеш булам диеп,
Шалтырап йөри күрмә.

Асыл кошлар төшми җиргә,
Таңда сайрамый бердә.
Асыл кошлар булмадым дип,
Берүк кимсенеп йөрмә.

Көнчелек хыялый ясый,
Күрәчәк җан җилкетә.
Явызлык нәфескә юлдаш,
Нәфес башыңа җитә.

Үз ризыгын үзе кисә,
Чикәчел тискәреләр.
Үзен аңлаганнар гына
Бу чирне тәмам җиңәр.

Фетнәчеләр тынгы белми,
Авыр сүз тешкә тия.
Авырлык күрмәгән кеше,
Бер үзен генә сөя.

Абруй дигән асыл сыйфат,
Мыскал белән туплана.
Бер югалтсаң абруеңны,
Табармын дип уйлама.

Явызлыкның хәле мөшкел,
Милләте, дине дә юк .
Йөссез дә ул, төссез дә ул,
Мәнсез дә ул шулай ук.

ТӘҮФЫЙК
Исеңдә тот диде әнкәй,
Тәүфыйк бәхет нигезе.
Нурлар чәчеп тора бит ул,
Тәүфыйклы затның йөзе.
Тәүфыйклының күңеле пакъ,
Хак була әйткән сүзе.
Исеңнән чыгарма балам,
Тәүфыйк бәхет нигезе.
Көтәрләр балам һәркайда,
Хөрмәт белән үзеңне.
Бәхетләрең баштан ашар,
Була белсәң тәүфыйклы.


ГАМЬСЕЗЛЕК.
Гамьсезлек ул тутык сыман,
Капларга гына тора.
Күңелеңне уалдырып,
Вакларга гына тора.
Йөрәгеңдә җылы урын,
Табарга гына тора.
Уяулыкны елан сыман,
Чагарга гына тора.
Гамьсезлек эзли дус-юлдаш.
Курка ялгыз калудан.
Гамсезлекнең эче агу.
Сак булыгыз агудан.


МИНЕ БӨГӘ АЛМАДЫЛАР
Дошманнарым хәлне яхшы аңладылар,
Юлларыма аз киртәләр салмадылар.
Күпме этлек -үчлек эшләп карадылар,
Тик барыбер мине бөгә алмадылар.


ӘНКӘЙ
«Балам»-, диеп гүя эндәшсәң,.
Һәр көн кереп төшемә.
Мин нәрсәгә барып тотынсамда,
Алар сине искә төшерә.

Исән чакта син идең бит минем,
Иң беренче якын сердәшем.
Рәсемеңә карап көтәм хәзер,
Бирерсең дип изге киңәшең.

Күңелемдә шомлы тынлык........
Тормыш туктап калган гөрләми,
Син булмагач минем янәшәмдә,
Йөрәгемне бушлык телгәли.

Бигрәк кыен синсез әнкәем,
Бердә юктан күзем яшләнә.
Кемгә дәшим инде әнкәй диеп,
Син булмагач минем янымда.

Мәңгелеккә китсәңдә син әнкәй,
Юклыгыңа ахры күнмәмен.
Ихатаңа керсәм өй алдымда,.
Җилфердәгән кебек күлмәгең.

Изге синең һәрбер гамәлең,
Ходай биргән күпме сабырлык
Эштә уңганлыгың тыйнаклыгың,
Безгә Мирас булып калырлык.

Күпме хәсрәт-кайгы кичерсәңдә,
Күгәрмәде көмеш күңелең.
Күгең аяз таңың тыныч булсын,
Оҗмахларда үтсен гомерең.

Еламаска! ....Куштың әнкәем....
«Бөгелеп төшмә»-, дидең.
«Булса авыр минутларың ,
Иренең тешлә»-, дидең......

Авыр.... Килгән кайгыларны,
Уртаклашыр кешем юк...
Юк син әнкәй...
Шатлыкларым........
Шатлык итәр көнем юк.


ЮККА ТҮКМӘДЕ ЯШЛЕК ҮЗ КӨЧЕН
Әй син картлыгым ,ник иртә килдең?
Вакыт җиткәнне, син каян белдең?
Яшь вакытларым ерак калдылар,
Еллар битемә сырлар салдылар.
Яшь гөмеркәйләр тиз үтә икән,
Алсу йөзләрдән нур китә икән.
Ал чәчәкләрем өзелеп төштеләр,
Җилләр аларны урап үттеләр.
Безнең заманда сугыш башланды,
Авыр йөк шунда иңгә ташланды.
Рәхәт яшь вакыт, эшләп ашадым,
Баштан хәсрәтне алып ташладым.
Төрле жирләрдә бәхет эзләдем,
Таба алмадым, өмет өзмәдем.
Нигез бик газиз ташлап китмәгез!
Туган илкәйгә сүз тидертмәгез.
Яшь вакытларның кадерен белегез!
Картлык безләргә килмәс димәгез.
Көтмасәктә картлык, тиз килде безгә.
Җыерчык салды шоп-шома йөзгә.
Яшь вакытларда йөрәктә ялкын,
Картайгач никтер көннәр бик салкын.
Картлык хәлләре күнелсез нәрсә,
Кат-кат кидерә нәкътә кәбестә.
Ятсак торсакта ах-вах итәбез,
Карт аю сыман авып китәбез.
Картлык хәлләре күңелсез икән,
Гомер тиз үтә, агым су икән.
Озак тормабыз без кунак кына,
Китәрбез тиздән мәңгелек йортка.
Гаеп итмәгез тирә -күршеләр,
Без калдырабыз үрнәкле эшләр.
Кеше картайгач уйлар уйлана,
Кылган эшләре белән юана.
Хезмәт күрсәттек ил халык өчен,
Юкка тукмәде яшлек үз көчен.
Категория: 2014 год-год культуры | Добавил: КутуеваДЗ (16.02.2014)
Просмотров: 558
Федеральный портал "Российское образование" Единое окно доступа к образовательным ресурсам Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов Федеральный центр информационно-образовательных ресурсов
Система Orphus

Яндекс.Метрика