Кояш белән бергә торасың да, Өебезгә нурлар сибәсең. "Балам", — диеп озатып каласың, да, "Балам", — -диеп каршы аласың. Юк дөньяда сиңа тиңләр , әнкәм, Жил-давылдан безне саклыйсың. Гөлгә тиңләп безне иркәлисең, Җандай күреп безне назлыйсың. Сөенәсең һәрбер уңышка син. Бәхет-шатлык безгә телисең. Авыр чакта олы терәксең син. Язмыш безне ялгыз итмәсен. Изгелекнең саф өлгесе булып, Син торасың, әнкәм, күңелемдә Мәңге сүнмәс якты кояш булып. Йолдыз булып айлы төннәрдә. Агым сулар кебек гомер үтәр, Үтсен әйдә, гел-гел шатлыкта. Үзебез дә терәк-таянычың Була алсак иде тормышта.
|