Хәтерлисең микән укытучым,
Көләч йөзле шаян малайны.
Хәйран калып торам: купме юллар,
Күпме еллар аера араны.
Ә шулайда, укытучыларым
Сез уяткан изге тойгылар.
КҮҢЕЛЕМӘ МӘҢГЕ җуелмаслык
Исемегезне язып куйдылар.
Өстен икән хәтер вакыттанда:
Сез һаманда күңелем түрендә.
Ишек ачылырда шат елмаеп
Килеп керерсез күк бүгендә.
Чиксез, серле белем дөньясына
Алып кердең тотып кулымнан.
Биргән ачкычларың белән ачтым
Йозакларын тормыш юлымда.