Четверг, 28.03.2024, 13:08
Приветствую Вас, Гость
Главная » Статьи » Учителям » 2014 год-год культуры

Стихи моего брата Исхакова Винера Зайнагетдиновича
САГЫНДЫРА МОНЛАНДЫРА ТУГАН ЯК.
Тезелешеп оча кыр казлары,
Канатларын җилпеп һавада.
Каңгылдашкан моңлы тавышлары,
Калыр микән минем күңелемдә.

Китә кошлар туган якларыннан,
Китә кошлар ерак җирләргә.
Сау бул инде, дигән кебек,
Туып үскән шушы җирләргә.

ТУГАН ЯГЫМ АРСЛАНЫМ.
(жыр)
Өзгәләнә үзәкләрем,
Бик сагынган чагымда.
Күңелемне басар өчен,,
Кайтам Туган ягыма.
Шаулап үскән имәннәре,
Көмеш сулы Ком базы .
Шаулап үскән зирәкләре,
Корбанае, Тушталы.
Кайтам сиңа туган авылым,
Сагыну хисләрем алып.
Кайтам туган җирләремә,
Дөнья серләрен алып.
Шаулап үскән имәннәре
Көмеш сулы Ком базы
Шаулап үскән зирекләре
Корбанае, Тушталы.
Чылтырап ага чишмәләре,
Тирән уйларга салып.
Гөмер үтә, еллар үтә,
Үтә, уйларга салып.
Кайтам әле Арсланга ,
Кайтам туган ягыма.
Сөлим әле серләремне,
Сөлим туган ягыма.
Шаулап үскән бала чагым...
Юлларны урап, урап...
Кайтам тагын әткәй үткән,
Юлларны урап, урап.
Кайтам әле Арсланга,
Кайтам туган ягыма.
Сөлим әле серләремне,
Сөлим туган ягыма.
Көчен сыный егетләрнең,
Ачы суы, мүк күле.
Серен сөйли яшь кызларга.
Чылтырап аккан су буе.
Кайтам әле Арсланга,
Кайтам Туган ягыма.
Җырлыйм әле серләремне,
Ямьле Туган ягыма.
Категория: 2014 год-год культуры | Добавил: КутуеваДЗ (19.02.2014)
Просмотров: 637
Федеральный портал "Российское образование" Единое окно доступа к образовательным ресурсам Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов Федеральный центр информационно-образовательных ресурсов
Система Orphus

Яндекс.Метрика