Четверг, 18.04.2024, 21:28
Приветствую Вас, Гость
Главная » Статьи » Учителям » 2014 год-год культуры

Олы йөрәкле кеше син минем карт әнием!
Нинди генә авырлыклар кичермәде минем туган халкым , авыр сугыш елларында.
Картәнием Исхакова Гашия Муллаәхмәт кызына сугыш башланганда җиде яшьтә тулмаган була. Әтиләрен сугышка алгач, алар әниләре белән биш бала кала. Иң зур абыйлары Мулламөхәмәткә бары тик унике яшь. Үзенең унике яшлек булуына карамастан,әтиләре урынына калган малай ач-ялангач килеш җир сөрә, иген утырта һәм әнисенә берсенән берсе нәни апайларын ачлыктан саклап калырга ярдәм итә. Әйе ,коточкыч сугыш балаларны ач-ялангач , әтиләрсез итә. Ләкин шуңа карамастан балалар тырыш, эшчән, кулларыннан килгән бар эшләрне эшләргә тырышалар. Өлкәннәрнең бөтен эше хатын-кызлар, яшьүсмерләр җилкәсенә төшә.
Картәнием сөйли яшьләр аша ,
Кеше ышанмаслык хәлләрне.
Явыз сугыш челпәрәмә иткән
Хыялларны, өмет, җырларны.
Җиде яшьлек сабый уйнар чакта.
Күзен уып таңнан уянган
Җан өшеткеч, ачы салкын көндә
Олыларча эшкә җыенган… (Айнур Кутуев.)
«Рәшидә апам белән икебезгә мәктәпкә барырга бер кием. Ул иртән, мин төштән соң укырга барам.Кыш көннәрендә бигрәк авыр иде, аякта чабата, өйгә өшеп кайтасың, ягарга утын юк. Салам ягабыз, салам булмаса, кем нәрсә таба шуны яга.Кичләрен чыра кабызып өй эшләрен эшлибез.Ничек кенә авыр булмасын, бишле билгеләренә генә укыдым.
….Әткәемнең сугыш кырында һәлак булуы турындагы кара кәгазь безнең нәни йөрәкләребез өчен иң ачы һәм авыр кайгы булды.Безгә шушы авыр кайгыларны кичерергә әткәемнең әнисе Миңлекамал картәнием ярдәм итте.
Бик күп балалар ачлыктан, салкыннан шешенеп үлделәр. Утыз җиде яшендә тол калган әниебез Миннехаят , безне авырлыклар алдында баш имәскә, хезмәт сөяргә өйрәтте һәм без олылар да күтәрә алмаслык авырлыкларга түзеп,туган илебезне, нәселебезне саклап кала алдык»- дип сөйли минем чын йорэкле карт энием.
Бәйрәм көнең белән котлап,
Телим якты теләкләр.
Иң яхшысын гына сайлап,
Эзлим сиңа бүләкләр.
« Нинди бүләк бирим»- диеп
Көн буена уйладым.
Җан җылымны бүләк итеп
Шушы җырымны яздым.
« Ачы язмыш күргән аналар,
Ятим калып үскән балалар.
Көнне-төнгә ялгап, җиң сызганып,
Бөек Җиңү яулап алганнар.
Дан җырлыйсыз, Бөек Җиңүгә
Искә алып авыр елларны.
Тыныч тормыш теләп туган илгә
Каршылагыз һәрбер таңнарны.» (Ильнур Кутуев)

Ильгиз Кутуев Арслан авылы Бүздәк районы.
Категория: 2014 год-год культуры | Добавил: КутуеваДЗ (07.03.2014)
Просмотров: 599
Федеральный портал "Российское образование" Единое окно доступа к образовательным ресурсам Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов Федеральный центр информационно-образовательных ресурсов
Система Orphus

Яндекс.Метрика