Главная » Статьи » Учителям » 2014 год-год культуры |
Әниемнең үсмер чактан үк яратып укыган шигыре
Адашкан Киң кырдагы чиксез кар диңгезе, Уртасында каты буранда, Ялгыз юлчы юлда адашканда, Тик бер узе шунда калганда, Юл эзләнеп йори әрле- бирле, Тирән карга батып биленнән. Баш әйләнгән, күзләр пәрдәләнгән, Чыга алмый баткан җиреннән. Авар -аумас торган гәүдәсенә Төрле яктан килеп кар сыра. Тунган иреннәрен чак-чак ачып, Ярдәм сорап «ааа “ кычкыра Тавыш чыгу белән авызыннан Шәп җилләргә кушылып югала. Хәлсезләнә юлчы чак тын ала Көче бетә чак-чак кузгала. “Их юл тапсам, яки очратсам Менә шунда гына бер кибән...” Дип әйткәчтә авызы йозакланды Ауды тирән карга йөз түбән. Буран һаман уйный, гөҗли, Чокыр-чакырларны тигезли. Ялгыз тормыш ничек авыр булса, Ялгыз юлчы шулай адаша. Маяксыз юл белән киткән кеше, Һәләк була үзен кар баса. | |
Категория: 2014 год-год культуры | Добавил: КутуеваДЗ (13.03.2016) | |
Просмотров: 423 |