Пятница, 29.03.2024, 14:27
Приветствую Вас, Гость
Главная » Статьи » Учителям » 2014 год-год культуры

Өебезнең нуры син
ӨЕБЕЗНЕҢ НУРЫ СИН !

Кояш белән бергә торасың да,
Өебезгә нурлар сибәсең.
"Балам", — диеп озатып каласың, да,
"Балам", — -диеп каршы аласың.
Юк дөньяда сиңа тиңләр , әнкәм,
Жил-давылдан безне саклыйсың.
Гөлгә тиңләп безне иркәлисең,
Җандай күреп безне назлыйсың.
Сөенәсең һәрбер уңышка син.
Бәхет-шатлык безгә телисең.
Авыр чакта олы терәксең син.
Язмыш безне ялгыз итмәсен.
Изгелекнең саф өлгесе булып,
Син торасың, әнкәм, күңелемдә
Мәңге сүнмәс якты кояш булып.
Йолдыз булып айлы төннәрдә.
Агым сулар кебек гомер үтәр,
Үтсен әйдә, гел-гел шатлыкта.
Үзебез дә терәк-таянычың
Була алсак иде тормышта.

(Айнур Кутуев.)

Җир йөзендәге иң матур сүз—әни. Әни сүзе дөньядагы барлык телләрдә дә ягымлы яңгырый. Бу сүзгә барлык дөнья матурлыгы, яшәү мәгънәсе, кешеләргә , табигатькә карата мәхәббәт гөлләмәләре сыйган кебек.
Дөньяда иң матуры кем? Әни! Кем сине йөрәк назы белән җылыта,
сөенеп-сагынып каршылый, үз канаты астына ала? Әни!Бу сүзнең, үзеннән үк ниндидер җылылык, наз һәм ышаныч бөркелә сымак. Без аның, белән тормыш буенча атлыйбыз, йөзебезне каршы җилгә куярга курыкмыйбыз, чөнки әниләр безне көчле булырга өйрәтә. Әни— безнең таянычыбыз, йортыбыз, туган оябыз.
Мин - бик бәхетлемен, чөнки минем әнием бар, Тәңрем мине әни назыннан мәхрүм итмәгән. Әнием югары белемле укытучы.. Әнием балаларны ярата аларны үзенекедәй якын күрә.Үз эшенә ул барлык көчен, йөрәк җылысын, вакытын кызганмый. Әйе, тормыш без дигәнчә генә түгел шул.Бу фани дөньяда ана назыннан мәхрүм сабыйлар да бик күп. Аларның күпчелеге әнисенең кем икәнен дә белми. Чөнки соңгысы алма кебек сабыен, туу белән үк , чит-ят кулларга тапшырган. Кемнәр булырлар соң үскәч бу балалар? Картайган көннәрендә шушы әниләргә балалары белан очрашырга туры килсә, күзләренә ничек карарлар соң? Шуларны уйлыйм да, үземнең әниемнең яхшылыклары өчен сөенәм дә, горурланам да. Мин әнием белән чиксез горурланам, аңа охшарга тырышам. Аңа гел яхшылыклар гына эшлисем килә. Балаларыңның, игелеген куреп, аларга терәк, өебезнең нуры, дөньябызның яме булып яшәсәң иде әнием!
Әнием! Син, гүя, утсың: тавык чүпләсә дә бетмәслек эшләрне йөгереп башкарасың, хәрәкәтләреңә күз иярерлек тугел. Ә пешергән икмәгең, әзерләгән сый-нигъмәтең— ашап туйгысыз. Мин сине мәңгелек кояш дип атар идем, чөнки син—кояштан, ә мин синнән күңел җылысы алам.
Әнием, синең җылы карашың. назлы сүзләрең киңәшләрең өч балаңа да бик кирәк. Без сине бик яратабыз. Әниебез гомер юлыбызны озак еллар буе кояштай яктыртып торсаң иде. Әниемнең акыллы киңәшләренә без һәрвакыт мохтаҗбыз. Дустым, киңәшчем һәм юатучым ул минем әнием. Елмайганда якты йөзләреннән өйгә нур бөркелә. Безгә, өч баласына, үзенең түземлеге, сабырлыгы белән үрнәк ул. Язмыш ачысына бирешмичә, безгә барлык назын, мәхәббәтен бирә, балаларым дип яши.
Бала өчен иң якын кеше —әни. Бишектә чакта ук әле сабый әнисенең ягымлы тавышын, йомшак итеп кагылуын таный, әнисе булганда, ул тынычлана, аңа рәхәт, чит кеше кагылса, шунда ук ят кулларны сизеп ала, көйсезләнә башлый. Ана да үзенең нарасыен, Җан кисәген бер генә минуткада ялгыз калдырып китми: аның яшьләре, аның елмаюы белән яши, аны мәхәббәте белән җылыта.
Бала өчен әнидән дә ныграк кайгырган кеше юк. Балачакта гына тугел, әни һәрвакыт кирәк, без¬нең тормышыбызда якты маяк ул. Безгә гомер биргән, якты дөньяга китергән, кояш җылысын, күкнең зәңгәрлеген, дөньяның матурлыгын бүләк иткән әниләрдән гомер буе җылы нур алып яшибез,
Еллар тыныч булсын, күк йөзен болыт капламасын. Күз карасы итеп үстергән улларыгыз кулларына корал алмасын, синең һәм җир йөзендәге барлык әниларнең да күз яшьләре түгелмәсен, еллар имин булсын иде!

Ильгиз Кутуев
Категория: 2014 год-год культуры | Добавил: КутуеваДЗ (07.03.2014)
Просмотров: 575
Федеральный портал "Российское образование" Единое окно доступа к образовательным ресурсам Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов Федеральный центр информационно-образовательных ресурсов
Система Orphus

Яндекс.Метрика