Четверг, 25.04.2024, 03:20
Приветствую Вас, Гость
Главная » Статьи » Учителям » 2014 год-год культуры

23 февраля -День защитника Отечества!!! Стихи нашего отца Кутуева Фарита Шайхайдаровича
СИН ЯШИСЕҢ МИНЕМ КУҢЕЛДӘ
1978 ел
Утыз өч ел сугыш туктаганга,
Утыз өч ел тыныч хезмәттә.
Әле булса сызлый жәрәхәтләр,
Сугыш салган кайгы - йөрәктә.
Төштә курсәм дә мин сөенәмен,
Өнемдәге кебек сөйләшәм.
Сагынуларым кимегәндәй була,
Синең, белән, улым, серләшсәм.
Кайтыр! Кайтыр! Сулмас өмет кенә
Һәр яз саен кабат яңара.
Йезләремә чыккан сары кебек
Фотоң, гына.улым, саргая.
Минем өчен һаман исәнсең, син,
Сагынып көтәм сине буген дә.
Ятып калсан да сугыш кырында,
Син яшисең минем кунәлдә.


МЭҢГЕЛЕК УТ
Мәнгелек ут hәйкәл каршысында,
Корбаннарны барлап яна ул.
Бер карасан, әйдәп байрак болгый,
Бер карасан, тынып кала ул.
Мэнгелек ут яна искә төшереп
Кеше ышанмаслык хәлләрне.
Хыялыбыз, туар таңнарыбыз
Жәһәннәмгә чумар мәлләрне.
Сугыш яланында ятып калган.
Солдатларның йөрәк уты ул.
Аналарнын куңел жылысы ул,
Тыныч тормышыбыз коты ул.
Батырларны данлап янсын мэңге,
Мэнге яңсын, берук сунмәсен.
Ватанымның күге тыныч булсын,
Сугыш утын кабат курмәсен.
Категория: 2014 год-год культуры | Добавил: КутуеваДЗ (23.02.2014)
Просмотров: 681
Федеральный портал "Российское образование" Единое окно доступа к образовательным ресурсам Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов Федеральный центр информационно-образовательных ресурсов
Система Orphus

Яндекс.Метрика