Теләкләрнең телибез изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурысын.
Бәхетләрнең көтмәгәндә генә
Килә торганнарын — Нурлысын.
Тырыш синең кулларын,
Матур үткән юлларын.
Барча туган-якыннарга
Һәрчак изге уйларын.
Син булганга без дә бик бәхетле
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетледер,
Сина озын-озак гомер телибез.
һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Ин изге телэклэр белэн барлык балаларын, оныкларын, булэлэрен.
|